Əйтер сүзләр бар. Əйтелми калган…

Əйтер сүзләр бар. Əйтелми калган.
Син- миңа якын! Калганы ялган…
Ерагаерга омтылган саен
Якынаеммы җаныңа һаман?!.

Иртәгә иртә. Бүген соңладык.
Өзелми калды күңел арасы.
Үзеңнән качып Син инде тагын
Минле мәлеңә кайтып барасың.

Хәтердә зеңли кыңгырау төсле
Сөйләп туймаган иң садә сүзләр.
Онытам диеп омтылган саен
Онытылмаган шул зәңгәр күзләр

Тынгыңны урлый. «Юк, болай булмый.
Битарафлыкка ни җитә?!»-димсең?!
Оныттыңмени гөрләвек төсле
Җаныңа ургып тулган яз исен?!,

Җаныңда бүген тик күләгәләр
Оя коргандай, хакыйкать чыңлый:
…Якын булмаска өйрәндек. Бугай…
Чит-ят булырга өйрәнеп булмый!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт